Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Педагог, язучы, патриот»

 Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә игълан ителгән педагог һәм остаз елы кысаларында «Педагог, язучы, патриот» дигән әңгәмә булып узды. Бу тарихи яктан Ватан педагогикасы классигы Константин Дмитриевич Ушинскийның 200 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле, ул 1823 елның 19 февралендә (3 мартында) туган. Ушинский – илебез педагогикасына нигез салучы, гомуми белем бирүне пропагандалаучы, рус телен популярлаштыручы, хатын-кызлар тигезлеге тарафдары. Китап күргәзмәсе ярдәмендә укучылар Ушинский тормышы һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштылар. Китапханәче аның россия педагогикасы үсешенә керткән өлеше турында сөйләде. Балалар Ушинский хикәяләрен һәм әкиятләрен кычкырып укыдылар.