Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Кызлар һәм малайлар китапларыбызны кычкырып укыйлар»

6 март көнне Биектау авылы китапханәсе 5 нче мәктәпнең 2 а сыйныфы  белән берлектә, Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан, «Кызлар һәм малайлар китапларыбызны кычкырып укыйлар» дип исемләнгән  чара  үткәрде. Китапханәче балаларга  китаплар һәм язучылар  турында кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә уздырды, балаларны 2023 елгы юбиляр язучыларның әсәрләре белән таныштырды. Яшь укучылар К.Ушинскиның  “Как рубашка в поле выросла”, М. Горькийның «Воробьишко», М. Пришвинның «Лесной доктор» хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, ә аннары балаларга китап алырга һәм кычкырып укырга тәкъдим иттеләр. Балаларга хикәяләрнең кызыклы сюжетлары бик ошады һәм алар турында фикер алыштылар.