Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Киплингның әкияти джунглилары»

Инглиз язучысы һәм шагыйре, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Джозеф Редьяард Киплингның тууына 160 ел тулу уңаеннан, 27 декабрь көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе, яшь укучылар өчен чара оештырды. Үткәрелгән чара барышында, китапханәче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, кычкырып уку үткәрде, әңгәмә барышында язучының тормышыннан бик күп яңалыклар белә алдылар. Шулай ук, китапханәче китап күргәзмәсе әзерләде, анда китапханә фондыннан китаплар тәкъдим ителде. Чара азагында презентация күрсәтелде һәм балалар зур кызыксыну белән “Маугли” мультфильмының кыскача версиясен карый алдылар.