Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балаларның шаян дусты Эдуард Успенский

Чернышевка авыл китапханәсендә  «Балаларның шаян дусты Эдуард Успенский» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларны шагыйрь, язучы, сценарист, драматург, режиссер, телевидение һәм радио тапшырулары алып баручы Эдуард Николаевич Успенскийның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштырды. Китаплар күргәзмәсен карап, балалар аның гаҗәеп, юморга, фантазия  һәм маҗараларга бай могҗизалы  дөньясы буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар игътибарына «Крокодил Гена һәм аның дуслары», «Дядя Фёдор, эт һәм мәче», «Тикшереүне Колобклар алып бара» һ.б.  китаплар тәкъдим ителде. Нәни китап укучылар шулай ук авторның әсәрләре буенча мультфильмнар да карадылар.