Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңа Ел ишек шакый!

Яңа ел алдыннан Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрелде. Килүчеләр әкият персонажлары катнашында матур тамаша карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел тарихы белән таныштылар, мәшһүр әкият геройларын искә алдылар. Җирле талантлар татар җырларын һәм биюләрен башкарды, халык төрле конкурсларда катнашты. Тылсымлы бәйрәм атмосферасына тирәнрәк чуму өчен, кунаклар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Теләге булган һәркем тематик фотозонада онытылмас кадрлар эшли алды.