Кыш, кышкай
Яңа ел – иң яраткан әкияти бәйрәм, аны һәркем, бигрәк тә балалар көтә. Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны тылсымлы бәйрәмгә чакырды. Чарада катнашучылар кешеләрнең кышны ни өчен яратулары, халыкның елның иң кырыс фасылын ничек атавы, ата-бабаларның кышны нинди образларда сурәтләве, әкиятләрдә салкынның нинди исемнәр йөртүе турында белделәр. Шулай ук кышка багышланган табышмакла чиштеләр, шигырьләр укыдылар. Чарада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, чыршы янында әйлән-бәйлән әйләнделәр.
