Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаҗәеп кино дөньясы

Гыйнварда балалар киносы көне билгеләп үтелә. Ул 1998 елда Мәскәү балалар фонды инициативасы белән балалар өчен беренче кино күрсәтүнең йөз еллыгы уңаеннан оештырылган. Олы Битаман авылы китапханәсе китап укучыларны китап күргәзмәсенә чакыра, анда мотивлары буенча мультфильмнар һәм балалар өчен нәфис фильмнар төшерелгән китаплар тәкъдим ителә. Алар үзебезнең һәм чит ил авторларының әсәрләре. Яраткан фильмнарны карау – ләззәт, ә аларның нигезе булып торган китапларны уку – икеләтә күңелле. Һәр кинокартина – ул ил кинематографиясенең шедевры, ул укучыны китапның тылсымлы дөньясыннан искиткеч кино һәм мультфильмнар иленә күчерә.