Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңа ел могҗизасы.

12 гыйнвар көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә Иске Яңа ел көненә багышлап, китапханәче яшь укучылар өчен яңа ел чыршысын ясау буенча мастер класс үткәрде. Чыршыны иң гади кул астындагы материал белән ясадылар: фольга, төсле картон, клей һәм төрледән-төрле бизәү әйберләре кулланылды. Чара барышында китапханәче балалар белән бәйрәмнең чыгышы белән дә әңгәмә үткәрде. Чара бик кызыклы һәм күңелле узды. Үткәрелгән чарадан һәм үз куллары белән ясаган нәтиҗәдән, балалар бик канәгать булдылар.