Табигать могҗизалары һәм серләре
Тыюлыклар һәм милли парклар көненә Биектау авылы китапханәсе балалар белән «Табигать могҗизалары һәм серләре» викторинасын үткәрде. Яшь укучылар бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр төрләрен саклау өчен тыюлыкларның һәм милли паркларның нинди әһәмияткә ия булуы, илебез территориясендә күпме һәм нинди тыюлыклар урнашуы турында белделәр. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр, чара ахырында видеопрезентация белән таныштылар.
