Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергәләп укыйбыз

Айбаш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергәләп укыйбыз» дигән чара узды. Рафис Корбан – иллеләп  китап авторы, шуларның егермесе балалар өчен язылган.

         Китапханәче укучыларны Биектау районының Кече Битаман авылында туган шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Аннары яшьләр Корбан шигырьләрен рус һәм татар телләрендә укыдылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Алар шагыйрь һәм аның иҗаты белән ихлас кызыксыну күрсәттеләр.