Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рафис Корбан кем ул?

Гыйнвар уртасында Шигали авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Рафис Корбан иҗаты турында чара уздырды. Очрашу Озерный урта мәктәбендә 8А һәм 8Б сыйныфларда үткәрелде. Китапханәче балаларга авторның биографиясе турында сөйләде һәм аларга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан шигырьләрен укырга тәкъдим итте. Балалар шигырьләрне рәхәтләнеп тыңладылар һәм аның әсәрләре буенча иллюстрацияләр ясадылар. Рафис Корбан әсәрләренең хезмәтләре һәм әһәмияте турында белделәр. Чөнки аның шигырьләре зур тәрбия көченә ия һәм балаларга әйләнә-тирә дөньяны өйрәнергә ярдәм итә.