Туган ягым — яшел бишек
Гыйнвар аенда татар совет язучысы, редактор Гомәр Бәшир улы Бәшировка 125 ел тула. Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Туган ягым – яшел бишек» дигән китап күргәзмәсе оештырды.Әлеге күргәзмәдә әдипнең «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Намус», «Гармунчы», «Сиваш» кебек танылган әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче китап укучыларны язучының китаплары белән таныштырды, Гомәр Бәшировның тормыш юлы турында сөйләде.
