Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз

Әлдермеш авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз» дигән чара үткәрелде. Максат яшьләрне туган як әдәбиятына җәлеп итү иде.Әдәби кичәнең төп өлеше Рафис Корбан тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Яшьләр Рафис Корбан шигырьләрен укыдылар, фикер алышуларда актив катнашып, шагыйрь һәм аның иҗаты белән ихлас кызыксындылар.