Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юбиляр язучылар

Ел саен китапханәләрдә танылган язучыларның, шагыйрьләрнең, драматургларның юбилейлары билгеләп  үтелә. 2026 елның гыйнвары да шундый әһәмиятле даталарга бай. Биектау авылы китапханәсендә укучыларга үзебезнең һәм дөнья әдәбияты авторларын искә төшерү максатыннан күргәзмә оештырылды. Анда юбиляр язучылар һәм аларның танылган китаплары тәкъдим ителде. Юбиляр язучыларДж.Лондон, А.Вайнер, А.Рыбаков, Гофман, Салтыков – Щедрин әдәбиятта якты эз калдырган, буыннан буынга  укуга мәхәббәт формалаштыруга зур өлеш керткән авторлар. Алар иҗат иткән әдәби әсәрләр мәдәниятнең гаять зур өлешен тәшкил итә, яманлык һәм яхшылык төшенчәләрен дөрес кабул итәргә, матурлыкны күрә, аера белергә өйрәтә.