Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплар йорты

Авыл китапханәсе халыкның гореф гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәсен буыннан – буынга тапшыру бурычын башкаручы, халыкны зур дөньяга алып чыгучы ишек. Китаплар йорты  – авылда иң төп тәрбиячеләрнең берсе. 20 январь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Китаплар йорты» дип исемләнгән китапханәгә сәяхәт, әңгәмә үткәрелде.  Китапханәче, китапларның килеп чыгуы, ни өчен бергә җыюлары, китапханә сүзенең мәгънәсен аңлатып бирде. Балалар китапларның һәрберсе билгеле урынга, тәртип белән куелып сакланулары, һәр китапның номеры булуы турында, «формуляр»,  «каталог» дигән яңа терминнар белән таныштылар. Балаларда киләчәктә тормыш  куйган сынауларга бирешмичә яшәү өчен белемле булу, тырышлык, сабырлык кебек сыйфатларны матур әдәбият тәрбияли. Китап белән дуслашуда китапханә зур роль уйный.