Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Музей һәм балалар

17 январь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Музей һәм балалар» темасына әңгәмә булды. Музей – ул үзенчәлекле белем бирү мохите. Бу үз баласының дөньяга карашын киңәйтергә теләгән ата – аналар өчен. Музейларга бару гаиләгә дөньяга карашны киңәйтергә, сәнгатьне аңларга һәм бәяләргә өйрәтергә, үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерергә, предметларның образлы телен аңларга, музей мәдәниятенә кушылырга ярдәм итәчәк. Башлангыч сыйныфта балага гаилә аеруча көчле йогынты ясый. Нәкъ менә шуңа күрә балаларны музейга җәлеп итү ата – аналар белән тыгыз элемтәсендә үткәрелә.