Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплар яшәгән йорт

Китапханә буенча балалар өчен экскурсия – китаплар белән киштәләр күрсәтү генә түгел. Бу чын маҗара, ул аларда озак елларга укырга яратуны кабыза ала. ​​​​​​  «Умырзая» әзерлек төркеме балалары Дөбъяз авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәгә экскурсия вакытында балалар китапханәченең эше ничек оештырылуы белән таныштылар: моның китап бирү генә түгел, ә эшкәртү, саклау, каталогизацияләү, укучыларга кирәкле мәгълүмат эзләүдә ярдәм итү икәнен белделәр, хәтта китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китаплардан файдалану кагыйдәләрен дә үзләштерделәр. Профессия белән танышу китапханәченең мәгълүмат һәм кешеләр белән бәйле кызыклы һәм кирәкле эш булуын аңларга ярдәм итте.