Төрле милләтләрнең бердәмлеге
Алат авыл китапханәсендә чара узды”Төрле милләтләрнең бердәмлеге” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате . Чара барышында укучылар Алат авыл җирлегендә яшәүче төрле халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар.
Түгәрәк өстәл артында төрле милләтләрнең бердәмлеге әһәмияте турында фикер алыштылар, нәкъ менә төрлелек җәмгыятьне баета һәм кызыклырак итә, дип ассызыкладылар төрле милләтләрнең бәйрәмнәре турында фикер алыштылар, әдәбиятка күзәтү ясадылар.
