«Тукайны бергәләп укыйбыз»
22 гыйвар көнне «Тукайны бергә укыйбыз» проект кысаларында, Алан-Бәксәр авыл китапханәче төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә Г.Тукайның «Кышкы кич» шигырен укыдылар. Чара барышында китапханәче башта укучыларга Габдулла Тукайның татар әдәбиятендәге һәм татар халкы өчен әһәмияте турында сөйләде. Китапханәче шулай ук бөек шагыйрь Г.Тукай язмышы турында әзерләнгән презентациясен күрсәтте. Шигырьне укыганнан соң, бергәләп шигырьнең эчтәлеген анализладылар, текстка салынган образлар турында фикер алыштылар.
