Нинди матур бу дөнья!
Чувашиле авылы китапханәсендә эшләп килүче чәчәк үстерүчеләр клубының быелгы беренче утырышы узды. 2026 елга эш планы белән танышкач, очрашуларны оештырудагы кайбер үзгәрешләр игълан ителде. Аннан алдан әзерләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды, бу күргәзмә бик кирәк иде, чөнки андагы бик матур һәм эчтәлекле белешмәләр һәм энциклопедияләр клубка йөрүче ханымнарның күп кенә кызыксындырган сорауларына җавап табарга ярдәм итәчәкләр. Чәчәкләр дөньясы беркемне дә битараф калдырмый, укыгыз, өйрәнегез, матурлыкка омтылыгыз!
