Үлемне җиңгән шәһәр
27 гыйнвар Россия тарихы календаре буенча хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. 1944 елда бу көнне Ленинград тулысынча фашистлар камалышыннан азат ителә. 900 көн дәвамында шәһәр йөзләгән кешенең гомерен корбан итеп, дошманның каты һөҗүмен туктата. Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга Герой-шәһәр халкының батырлыгы турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды, тема буенча презентация күрсәтелде. Чара балаларның сугыш турында белемнәрен киңәйтә, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә, патриотик хисләрне үстерүгә ярдәм итә, Ленинград блокадасы елларында совет кешеләренең батырлыкларына соклану һәм горурлык хисе тудыра.
