Яхшы әкияткә чакырабыз
Гыйнварда танылган Алман әкиятчесе Эрнст Амадей Гофманның зур юбилее билгеләп үтелә. Немец әкиятләре – ул тылсым, сер һәм сюрпризлар белән тулы үзенчәлекле дөнья. Гофманның 250 еллыгына Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә яшь укучылар өчен Бөек әкиятченең тормышы һәм иҗаты турында «Яхшы әкияткә чакырабыз» дигән чара үткәрелде. Китапханәче иң мәшһүр әкиятләр турында сөйләде, китапханә фондындагы китапларга күзәтү ясады. Балалар шулай ук «Щелкунчик и мышиный король» әкиятенең буктрейлерын кызыксынып карадылар, бу Раштуа әкияте турында кызыклы фактлар белделәр һәм викторинада катнаштылар. Балалар П.И. Чайковскийның искиткеч музыкасы кулланылган «Щелкунчик» мультипликацион фильмын карау турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
