Ленинград блокадасы тарихы
Ел саен 27 гыйнварда без Ленинград блокадасын бетерү көнен билгеләп үтәбез. Планетадагы барлык кешеләр өчен Ленинград ныклык, батырлык, Ватанга карата фидакарь мәхәббәт, халкыбызның гаҗәеп рухи көче һәм бердәмлеге символына әверелде. Коркачык авылы китапханәсендә укучылар белән үткәрелгән «Ленинград блокадасы тарихы» дигән патриотик сәгатебез шушы шәһәргә һәм аның батыр халкына багышланды. Безнең очрашу вакытында балалар Бөек Ватан сугышы, Ленинград блокадасы, 900 көн буена заводларда эшләгән, шәһәрне дошманнан саклаган ленинградлыларның батырлыгы һәм рух көче турында күп фактлар белделәр. Шулай ук китапханәче блокададагы Ленинград символларының берсенә әверелгән Таня Савичеваның көндәлеге турында сөйләде. Әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
