Блокадалы Ленинградта
Тарихи-патриотик тәрбия кысаларында, Хәрби дан көненә, Ленинград блокадасын бетерү көненә, Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә балалар өчен батырлык сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче фәнни-популяр характердагы басмалар һәм матур әдәбият урын алган тема буенча күргәзмәгә күзәтү ясады. Очрашуда катнашучылар шулай ук блокададагы Ленинградның төп саннары һәм фактлары белән таныштылар, видеоролик һәм «Тамара-кыз» мультипликацион фильмын карадылар. Чара ахырында «Блокада икмәге» акциясе уздырылды һәм блокада вакыты турында фикерләр һәм тәэсирләр алмашты.
