Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

900 көнлек камалыш

Коркачык авылы китапханәчесе 1-9 сыйныф укучылары өчен  ил тарихында иң фаҗигале битләрнең берсе – Ленинград блокадасына багышланган чара үткәрде. Китапханәче Ленинград блокадасы белән бәйле вакыйгалар һәм тарихи фактлар турында сөйләде. Балалар камалыштагы шәһәрнең көндәлек тормышы, ачлык, ялангачлык, ленинградлыларның рухи ныклыгы, нәни кыз  Таня Савичева, блокада икмәге турында мәгълүмат алдылар. Чара барышында «Пусть это повторится только в кино», «Елка в блокадном  Ленинграде» фильмнарын да карадылар. Мондый чаралар илебез тарихы белән кызыксынуны арттыруга, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә һәм тарихи хәтерне саклап калырга ярдәм итә.