Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Константин Ушинский – бөек педагог һәм балалар язучысы

Педагог һәм остаз елы кысаларында Чернышевка  мәктәбендә мәдәният йорты белән берлектә информация көне үткәрелде. Бу чара язучы, укытучы, әдәбият белгече һәм  рус педагогикасына нигез салучы К.Д.Ушинскийга багышланды. Балаларга аның тормышы турында сөйләдек, презентация һәм аның әкияте буенча төшерелгән мультфильм күрсәттек.