Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Милләтнең энҗе бертеге

2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан 2026 ел Татарстанда рәсми рәвештә Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Кече Битаман китап бирү пунктында шагыйрьгә багышланган почмак ясалды. Стендка шагыйрьнең биографиясе, аның бөтен кешегә мәгълүм булган «Туган тел» шигыре, Харис Якуповның «Габдулла Тукай истәлегенә»дигән триптихы урнаштырылды. Китап күргәзмәсендә шагыйрьнең портреты һәм китапханә фондында булган китаплары тәкъдим ителде.