Герой-шәһәр Сталинград
Ел саен 2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Дәвамлылыгы, киеренкелеге һәм катнашучылар саны буенча Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышының иң эре һәм хәлиткеч сугышларының берсе. Бу датага Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышының иң мөһим сугышларының берсе турында мәгълүмат бирүче, сугышның ничә көн дәвам итүе, тарихка нинди исемнәр һәм борылыш мизгелләре кереп калуы, рус һәм немец гаскәрләре белән кем җитәкчелек итүе турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителә. Күргәзмә үсеп килүче буынга үз иленең тарихын яхшырак белергә һәм тынычлык яулаучыларга карата күңелләрендә рәхмәт хисләре тәрбияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелә.
