Сталинград батырлыгы
Әлдермеш авыл китапханәсендә Сталинград янындагы сугышка багышланган тематик кичә үткәрелде. Чара башында китапханәче герой – шәһәр Сталинградны саклаучы совет сугышчыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, 1942 елның июль – 1943 елның февраль вакыйгалары турында сөйләде, ә аннары балалар заданиеләр һәм маршрут карталары алдылар. Квест-уен маршруты биш станция булды:«Сталинград сугышы вакыйгалары,» «Сугыш геройлары,» «Шифровка,» «Сугыш юллары буйлап җыр белән » һ. б.Китап күргәзмәсе оештырылган иде.
