Тукайны бергәләп укыйбыз
Татарстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергә укыйбыз» дигән масштаблы республика проекты старт алды.
Бу акциягә кушылу максатыннан, Каенлык авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче чараны китап күргәзмәсен караудан башлады, анда Тукай иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук укучылар игътибарына шагыйрьнең кыска, авыр тормышы турында видеопрезентация тәкъдим ителде. Чара ахырында катнашучылар Тукайның «Буран» шигырен укыдылар.
