Китап хәтерендә сугыш мизгелләре
Яшь антифашистларны искә алу көненә Биектау авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне карап, укучылар Бөек Ватан сугышы тарихына үзләренең батырлыклары белән кереп калган малайлар һәм кызлар язмышы турында белделәр. Күргәзмәдә В.Катаевның «Сын полка», С. Алексеевның «Сто рассказов о войне», Л. Воронкованың «Девочка из города», Л. Кассильнең «Улица младшего сына», В. Богомоловның «Иван» һ. б. сугышның авырлыкларын күргән балалар турындагы китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәнең максаты – Ватаныбызның батырлары һәм илебезнең тарихи үткәне турында китаплар ярдәмендә сөйләү.
