Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар һәм сугыш

Алат авыл китапханәсендә тарихыбызның иң фаҗигале һәм каһарман битләренең берсе – Бөек Ватан сугышына багышланган батырлык сәгате узды. Фронттагы солдатларның батырлыкларын гына түгел, бу бөек көрәштә балаларның әһәмиятле, онытылмаслык батырлык һәм фидакарьлек күрсәттеләр.

Бөек Ватан сугышы елларында балалар, әниләренә һәм өлкән абыйларына, апаларына колхозларда һәм заводларда ярдәм итеп, өлкәннәрне эшән үз өсләренә алганнар. Аларның уеннарга күнеккән бала куллары, өлкәннәр белән бертигез эшләп, фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Алар икмәк үстергәннәр, уңыш җыйганнар, солдатларга җылы әйберләр бәйләгәннәр, металл сыныклары тапшырганнар. Күп кенә яшүсмерләр, балигъ булуларын да көтмичә, партизан отрядларына китәләр. Алар разведчик, элемтәче булдылар, Ватанны азат итү өчен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, диверсияләрдә ярдәм иттеләр. Аларның тирә-юньне белүләре, җитезлеге һәм тапкырлыгы еш кына бәһасез булып чыкты.

Укучылар белән бергә кечкенә геройлар турындагы әдәбиятка күзәтү уздырдык. Бөек Ватан сугышы учагы аша үткән балаларның батырлыклары турында презентация карадык, алар турында мәңгелек истәлек калачак.