Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре
Халыкара куркынычсыз интернет көненә Олы Битаман авылы китапханәчесе әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларга интернет киңлекләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде, бөтендөнья пәрәвез челтәрендә аларны сагалап торырга мөмкин булган куркынычлар турында сөйләде. Бу актуаль темага әңгәмә «Куркынычсыз интернет. Миф яки чынбарлык» презентациясе ярдәмендә алып барылды. Укучылар социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре һәм технологияләре, вируслар һәм зарарлы программалар турында белделәр, челтәр этикеты белән таныштылар. Чара ахырында балалар тест сорауларына җавап таптылар.
