Мөхәммәтшин Галимҗан Мөхәммәт улы тормышы турында чара
Февраль башында Шигали авылы китапханәчесе балаларны якташыбыз Галимҗан Мөхәммәтович Мөхәммәтшинның иҗат юлы турында белергә чакырды. Чара тугызынчы сыйныф балалары арасында Озерный мәктәбендә узды. Сүз балалар өчен шигырьләр язган шагыйрь турында барды, аның тормыш юлы гаделсезлек белән шактый кыска булып чыкты.
Галимҗан Мөхәммәтшин Кызыл яшьләр газетасында хәбәрче, шулай ук Ялкын журналында җаваплы секретарь булып эшли иде. Шагыйрь иҗатында үзенчәлекле таланты сизелә. Тормыш юлы кыска булса да, Галимҗан Мөхәммәтшин узеннэн соң күп балалар әсәрләрен калдырды.
