Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай пәнҗешәмбесе: «Китап» шигыре

«Тукайны бергә укыйбыз» Республика проекты һәм «Тукай пәнҗешәмбесе» республика акциясе кысаларында Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби чара – кычкырып уку үткәрелде. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Рус телендә – «Книга», татарча – «Китап», инглизчә – «Тhe book» шигырьләре кычкырып укылды.  Татарстан Республикасы китапханәләрендә Габдулла Тукайның шигырьләре төрле телләрдә яңгырый.