Рифма белән бизәлгән балачак
Дачное авыл китапханәсе Агния Львовна Бартоның тууына 120 елллыгына багышланган әңгәмә үткәрде. А. Бартоның беренче шигырьләр җыентыгы 1925 елда дөньяга килә, шунда ук укучылар мәхәббәтен яулап ала. Иң беренче «Китайчонок Ван Ли», «Мишка-воришка» әсәрләре яшь укучылар арасында бик тиз популяр булды. Китапханәче башта шагыйрә турында сөйләде, шигырьләрен кычкырып укыды, шигырьләр геройлары турында сораулар бирде, ә балалар җавап бирделәр. Әңгәмә ахырында музыкаль уен үткәрелде.
