Табигатьне саклыйк!
Биектау авылы китапханәсендә экология сәгате узды. Әңгәмә барышында китапханәче экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде. Укучылар «Сохраним природу» исемле видеоролик белән таныштылар. Чара азагында китапханәче китапларга күзәтү ясады.
