Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәте
Китапханәләрнең туган якны өйрәнү һәм «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшүсмерләр өчен «Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәте» танып-белү уены оештырылды. Балаларга уен кубигы һәм фишкалар ярдәмендә Биектау районы картасы буенча виртуаль сәяхәт ясарга, юлда язучылар белән бәйле торак пунктларда тукталырга тәкъдим ителде. Билгеле бер авылда тукталыш катнашучыларны QR-код буенча Биектау ҮКС сайтына җибәргән, анда укучылар якташ язучылар, шулай ук аларның иҗаты белән танышкан. Балаларга динамик уен һәм оригиналь мәгълүмат бирү ошады.
