Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә

Февраль уртасында Шигали авылы мәдәният йортында  бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды. Шигали авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Муса Җәлил Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле һәм хөрмәт ителә тогран шагыйрь.
Чара барышында балаларга Кызыл ромашка шигырьләре укылды, балалар Чулпан өчен бишек дигән   җырын тыңладылар һәм шагыйрьнең тормышы турында видео карадылар.