«Минем тормышым халыкта җыр булып яңгырады» Муса Җәлилнең тууына 120 ел.
2026 елның 14 февраль көнне, юбилей датасына багышлап , Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе, Ватанны чын күңелдән яраткан һәм аның өчен гомерен биргән күренекле татар шагыйре, язучысы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара үткәрде. Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә юл тапты. Шушы истәлекле дата уңаеннан, китапханәче, «Халыкта минем тормышым җыр булып яңгырады» дигән муниципаль-әдәби тематик акция оештырдылды. Әлеге чара барышында китапханәче китапханә укучылары өчен әңгәмә үткәрде, язучының биографиясен сөйләде, әзерләп ,балаларга видеопрезентация күрсәтте. Чарага китап күргәзмәсе өстәлде, анда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары, аның тормышы һәм әдәби мирасы турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук, балалар шагыйрьнең яраткан әсәрләрен кычкырып укыдылар.
