Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем тормыш халыкта җыр булып яңгырады

Февральдә күренекле татар шагыйре һәм каһарманы Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Аның батыр шигырьләре күп буыннарны рухландырды. Җәлилнең гомере фашистлар кулыннан фаҗигале рәвештә өзелә.

Бу дата уңаеннан, Каенлык авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен патриотик сәгать оештырды. Чара китап экспозициясен караудан башланып китте. Китапханәче шагыйрьнең авыр фронт еллары, аның фашист стеналарында булуы турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр шулай ук «Моабит дәфтәрләре»нең нәрсә аңлатканын белделәр. Чара азагында балалар Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» әсәре буенча инсценировка куйдылар.