Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гомере аның моңлы бер җыр иде

15 февральдә шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Дәүләт дәрәҗәсендә танылу Җәлилгә инде үлгәннән соң килә. Вакытлар узу белән премияләргә дә, Советлар Союзы Герое исеменә дә чират җитә. Әмма батыр патриотка чын һәйкәл, намуслы исемен кире кайтарудан тыш, аның иҗади мирасы белән кызыксыну булды. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып уку сәгате узды. Чарага килүчеләр шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге, сугыштагы еллары турында белделәр. Җәлилнең иҗаты мәктәптә яхшылап өйрәнелә. «Кызыл ромашка», «Вәхшәт» һәм башка шигырьләрен китап укучылар яттан белә. Бу көнне Муса Җәлилнең шигырьләре яттан да, җыентыклары буенча да укылды.