Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Батырлыгың синең мәңге онытылмас

15 февральдә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу билгеләп үтелә. Китапханә укучылары игътибарына «Батырлыгың синең мәңге онытылмас» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлын ачып бирергә ярдәм итүче  китаплар, газета – журнал мәкаләләре, китап җыентыклары урын алды. Китап күргәзмәсе Муса Җәлил иҗатын яратучыларга шагыйрьнең әсәрләре белән тирәнрәк танышу, аның патриотик лирикасын һәм гражданлык позициясенең тою мөмкинлеге бирде.