Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәт
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Юртыш авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәт» дигән чара оештырылды.Бу чарада китапханәче китап укучыларны якташ язучылар , Биектау районы турында китаплар,авыл җирлеге турында җырлар һәм шигырьләр белән таныштырды. Укучылар шулай ук үткән еллар хроникалары: авыл бәйрәмнәре,колхоз хезмәткәрләренең көндәлек тормышы,авылның мәдәни тормышы сурәтләнгән иске фоторәсемнәрне дә карадылар.
