Муса Җәлил иҗаты
2026 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә нәфис сүз осталары бәйгесе булып узды. Бәйгедә мәктәп укучылары гына түгел, олылар да катнашты. Ахырдан барысы да дипломнар белән бүләкләнделәр Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы эшчәнлеге турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Чара кысаларында видеопрезентация күрсәтелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда аның эшчәнлеген яктыртучы шигъри җыентыклар, замандашларының язмалары һәм фаҗигале һәлакәтенә багышланган материаллар тәкъдим ителде.
