Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәте.
17 февраль көнне Чыпчык авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында әдәби сәяхәт үткәрелде.Китапханәче балаларга «Әдәби карта», «Истәлекле урыннар», «Район горурлыгы-якташларыбыз»тукталышлары белән маршрут схемасын өләште.Һәр тукталышта тиешле материал белән таныштылар,күп кенә мәгълүматлар «Биектау районы», «Биектау районы мәдәнияте»китапларыннан,шулай ук «Чыпчык авылы елъязмасы»библиографик ярдәмлегеннән алынды.Бу китапларда туган якны өйрәнү буенча бай материал бар.
