Минем тормыш халыкта җыр булып яңгырады
15 февраль — Совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче Муса Җәлил (тулы исеме — Муса Мостафа улы Җәлилов) туган көн. Быел аның тууына 120 ел тула. Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында шигърият кичәсе үткәрелде. Тематик китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә китапханә фондында булган Муса Җәлилнең биографик әдәбияты һәм китаплары тәкъдим ителде. Сугышчы шагыйрьнең шигырьләре укылды, тематик презентация каралды. Теләүчеләр өйдә уку өчен китаплар сайлап алды.
