Агния Бартода кунакта
Балалар шагыйрәсе, язучы, киносценарист, радио алып баручысы Агния Львовна Бартога 120 ел тулу уңаеннан Усад авыл китапханәсе Р.Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Балалар язучының биографиясе турында презентация карадылар, шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар, шулай ук викторина үткәрелде. Агния Барто әсәрләре буенча балалар рәсемнәр ясадылар.
