Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватанны саклаучыларга – Дан!

Ватанны саклаучылар көне – ил тарихының аерылгысыз өлеше. Бу көнгә Ватанны ярату һәм кирәк булганда аны саклап кала белү мәгънәсе салынган. Россия гаскәрләренә туган илләрен сакларга күп тапкырлар туры килде һәм һәрвакыт Россия солдаты үз бурычын намус белән үтәде. Ватанны саклаучылар көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итә. Күргәзмәдә шулай ук Украина территориясендәге махсус хәрби операциягә, илнең Герой сугышчыларына багышланган газета мәкаләләре тәкъдим ителә.