Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Туган телдә дәшәм».

Кече Рәс  авыл китапханәсендә Туган тел көне уңаеннан шигырьләр уку кичәсе үткәрелде. Яңа китаплардан торган китап күргәзмәсе  оештырылды. Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасындагы урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли традицияләрне искә алды. Мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады, шаян сорауларга һәм табышмакларга җаваплар табылды. Шуны да истә тотарга кирәк: теләсә кайсы кеше өчен үзе сөйләшә торган тел мөһим, чөнки үз телен белү һәм башкаларга карата хөрмәт безне акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә.